news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Вишневка бистәсендә котыру авыруы буенча карантин кертелде

Хәзер билгеләнгән чикләүләр хайваннар авыруының соңгы очрагыннан ике ай узганнан соң бетерелә.

Казанның Вишневка бистәсендә котыру авыруы буенча карантин кертелде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Казанның Вишневка бистәсендә бүгенге көннән котыру авыруы буенча карантин кертелде. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның тиешле указы республика җитәкчесе сайтында урнаштырылган.

«Казан шәһәренең Вишневка торак массивы территориясендә хайваннар котыру авыруы булганга, карантин урнаштырырга», – диелгән документта.

Карантин гамәлдә булган вакытта бистәдә йорт хайваннары белән сәүдә итү һәм аларны аннан читкә чыгару, кыргый хайваннарны тоту, авыру хайваннарны иткә сую һәм аларның сөтен куллану тыела. Моннан тыш, сәламәт хайваннарның сөтен аны пастеризацияләмичә сатарга һәм кулланырга, шулай ук дезинфекция үткәрмичә сәламәт хайваннарның тиреләрен һәм йоннарын тапшырырга ярамый.

Кирәкле чараларны гамәлгә ашыру өчен җаваплылык ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә йөкләнгән. Вишневка бистәсе территориясендә котыру авыруының соңгы очрагын теркәгәннән соң ике ай узгач кына, чикләү режимы гамәлдән чыгарыла.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанның Чистай районында хайваннар котыру авыруының дүрт яңа очрагы ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100