Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Вьетнам базарында янгын чыгу факты буенча җинаять эше кузгатылган
Зыянның гомуми суммасы 134 млн сум тәшкил итә
(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). “Витарус” күпләп әйбер сату базарының (Вьетнам базары) бер катлы сәүдә павильоннары януы факты буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Материаллар РФ Җинаять кодексының 167 нче маддәсенең 2 нче часте (хулиганлык нияте белән яндыру, шартлату яки башка куркыныч ысул белән милекне аңлы рәвештә юкка чыгару яки аңа зыян китерү) буенча җинаять билгеләре буенча төзелгән.
13 нче октябрьдә янгын нәтиҗәсендә өч сәүдә корпусы янып беткәнлеге билгеле. Янгынның гомуми мәйданы 4,6 мең кв.м. Зыянның гомуми суммасы 134 млн сум тәкшил итә.
Вакыйга урынына ашыгыч тәртиптә тикшерү-оператив төркем, шулай ук тревога буенча хәбәр ишеткән хезмәтләр – 4 ЮХИДИ экипажы һәм полициянең патруль-пост хезмәтенең аерым батальоны юлланган. Моннан тыш, ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре көче белән якындагы территория камап алынган. Янгын урынында җәмәгать тәртибен барлыгы 100 дән артык полиция хезмәткәре кайгырткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз