news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Вахитов районының бер өлешендә су бирү вакытлыча туктатыла

Берничә йортта су булмаячак

  (Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 1 октябрьдә, Казан Вахитов районының бер өлешендә су бирү вакытлыча туктатыла, дип хәбәр итә бүген “Водоканал” МУП.
Тихомирный һәм Эсперанто урамнары киселешендә су белән тәэмин итү сыйфатын яхшырту өчен яңа суүткәргеч салынды, аны үзәк суүткәргечкә тоташтыру сәбәпле, Тихомирный урамы 2 йортына һәм Эсперанто урамы 8, 8а йортларына су җирү вакытлыча туктатыла.

Шулай итеп, бу йортларда 1 октябрьдә 9.00 сәгатьтән 2 октябрь 11.00 сәгатькә кадәр су булмаячак.

Сулы автоцистерналар гражданнар мөрәҗәгате буенча урнаштырылачак. “Водоканал” МУП вакытлыча кыенлыклар өчен гафу үтенә һәм бу йортларда яшәүчеләргә су запасы җыярга киңәш итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot