news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Вахитов районында янгын чыккан

Янгын сүндерүчеләр өске каттагы фатирларда яшәүче алты кешене эвакуацияләгән.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген төнлә Казанның Вахитов районындагы торак йортта янгын чыккан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

1.33 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына 66/2нче йортның беренче катында фатир януы турында хәбәр килә.

Урынга 1, 2, 7нче янгын коткару частьләре янгын сүндерүчеләре, төрле хезмәтләрнең авария бригадалары, полиция хезмәткәрләре һәм табиблар килә.

Аларны 45 яшьлек хуҗа кеше каршы ала һәм фатирның төтен белән каплануы хакында хәбәр итә. Фатир идәннән түшәмгә кадәр әйбер белән тулганлыктан, янгынның каян чыгуын тиз генә ачыклый алмыйлар.

Шул ук вакытта, янгын сүндерүчеләр өске каттагы фатирларда яшәүче алты кешене эвакуацияли.

Янгын ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан дип фаразлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100