Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Вахитов районында тиздән ветеринария дәвалау йорты барлыкка киләчәк
Казанның Вахитов районында тиздән ветеринария дәвалау йорты барлыкка киләчәк
(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Шәһәрнең үзәк өлешендәге ветеринария дәвалау йорты тиздән үзенең дүрт аяклы пациентларын кабул итә башлар, мөгаен. Бу көннәрдә аны ачу мәсьәләсе хәл ителә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Казанның баш дәүләт ветеринария инспекторы Оразали Муллакаев хәбәр итте.
Бүгенге көндә Казанда дүрт ветеринария дәвалау йорты эшли. Алар Авиатөзелеш, Совет, Идел буе һәм Киров районнарында урнашкан. Моңарчы Вахитов районында да ветеринария клиникасы эшләгән иде, әмма аны ниндидер сәбәп белән сүттеләр. Нәтиҗәдә, шәһәр үзәге Айболитларсыз калды. Белгечләр фикеренчә, мәчеләр, этләр һәм башка хайваннарның күпчелеге Казанның нәкъ менә шушы өлешендә яши.
Шунлыктан шәһәр дәүләт ветеринария берләшмәсенең яңа башлыгы Оразали Муллакаев башкаланың Вахитов районында ветеринария дәвалау йортын яңадан ачу мәсьәләсен күтәреп чыкты. Әлеге максаттан Казан мэры исеменә тиешле хатлар җибәрелде. Хәзерге вакытта ветеринария дәвалау йортына туры килерлек бина эзләү эшләре бара. Ул торак сектордан читтә урнашырга тиеш. Ветеринария медицинасы учреждениесенең мәйданы 1,5 мең квадрат метрдан да ким булырга тиеш түгел.
Киләчәктә О.Муллакаев ветеринария дәвалау йортларын шәһәрнең барлык районнарында да булдырырга ниятли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз