Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Вахитов районында марихуана игү, гашиш ясау буенча эшләгән лаборатория табылган
Быел 10 айда законсыз әйләнештән 95 кг наркотик һәм психотроп матдә алынган, шуның 67 кг кадәре - «Мәк» операциясе барышында
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). «Мәк-2009» комплекслы оператив-профилактикалау операциясе барышында, ә ул июнь-октябрь айларында уздырылды, Татарстан эчке эшләр органнары тарафыннан наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы 990 җинаять теркәлгән, 274 урында күпләп үскән киндер үсемлеге 13,4 кв.м гомуми мәйданда юк ителгән. Җәмгысе 97 кв.м мәйданда составында наркотиклар булган үсемлек игүнең 17 очрагы ачыкланган, шундый эш белән шөгыльләнгән 15 зат җинаять җаваплылыгына тартылган. Быел 10 айда законсыз әйләнештән 95 кг наркотик һәм психотроп матдә алынган, шуның 67 кг кадәре (ул үсемлек яки аннан ясалган наркотик) - «Мәк» операциясе барышында.
Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында җинаятьләр эзләү юнәлешендәге 4 нче оператив эзләү часте җитәкчесе Алексей Завгороднев журналистлар белән булган очрашу вакытында шундый мәгълүматлар китерде. Аның сүзләренчә, 16 октябрь көнне Казанның Вахитов районында марихуана игү һәм гашиш ясау буенча эшләгән лаборатория табылган һәм шуннан 1,2 кг марихуана, 147,5 гр гашиш, 6 төп киндер һәм гидропоника методын кулланып киндер үстерү буенча техник җиһаз тартып алынган.
Искәртеп үтәбез: Татарстан эчке эшләр органнары тарафыннан быел 10 айда гына да наркотикларга бәйле 3444 җинаять эше теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз