news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Вахитов районында өч автомобиль катнашындагы юл һәлакәтендә ике кеше зыян күргән

Островский һәм Назарбаев урамнары чатында чит ил автомобиле светофорның кызыл утына чыгып, 14нче модель «Лада»га килеп бәрелгән.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Казанның Вахитов районында өч автомобиль катнашындагы юл һәлакәтендә ике кеше зыян күргән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Узган шимбә кичендә «Хендэ» автомобилен идарә итүче 20 яшьлек егет, Островский һәм Назарбаев урамнары чатында светофорның кызыл утына чыгып, 14нче модель «Лада»га бәрелгән. Шуннан соң «Лада» светофорда туктап торган «Фольксваген»га килеп сыланган.

Авария нәтиҗәсендә «Лада»ның шоферы һәм 25 яшьлек пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot