Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Вахитов районында 10 базар урынына 4есе дә җитә
Һәрхәлдә, район хакимияте башлыгы Руслан Шакиров шулай дип саный
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәренең үзәк өлешен биләп торган Вахитов районында хәзерге вакытта сәүдә объектлары күпләп урнашкан, алар сан ягыннан былтыргыдан күпкә артык булса да, сәүдә предприятиеләре, җәмәгать туклану объектлары һаман да үрчүен дәвам итә. Җыеп кына әйткәндә, 692 предприятиенең 487се азык-төлек булмаган товар сатса, 174е ризык белән сәүдә итә, тагын 11 сәүдә-күңел ачу комплексы, 10ар зур супермаркет һәм базар бар. Сәүдә мәйданнары 167,7 мең кв.м чамасы гомуми мәйдан били, бу өлкәдә 7,2 меңнән күбрәк кеше эшли.
Хәзерге вакытта район территориясендә аның кадәр күп базар кирәкми, халык ихтыяҗын 4 базар да канәгатьләндерерлек, чөнки ел башына базарларда буш урыннар 900 булса, 1 октябрьгә алар саны 1450гә җитте, дип игълан итте бүген Казан шәһәре хакимияте аппаратының «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә Вахитов районының үсеш перспективалары буенча чыгыш ясаган район хакимияте башлыгы Руслан Шакиров. Аның сүзләренчә, аерым сәүдә объектлары шәһәр төзелеше, архитектура һәм санитар таләпләргә туры килми, шул рәвешле генә дә шәһәр муниципаль берәмлегенең мәнфәгатьләренә турыдан-туры каршы килә. «Районда сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәләрен үстерү стратегиясе исә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга һәм эшмәкәрлек субъектларының социаль җаваплылыгын күтәрүгә корылган», - дип басым ясап әйтте Вахитов районы җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз