news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Вахитов районы суды бертуган прокурорларны шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте

Бертуган прокурорлар, хөкем ителүчегә 400 мең сум түләү шарты белән, суд һәм хөкем карарын йомшарту турында «үзара килешергә» тәкъдим иткән.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Казанның Вахитов районы суды Авиатөзелеш районы прокурорының элеккеге ярдәмчесе Шамил Сабиров һәм аның туганы – Мәскәү районы прокурорының элеккеге өлкән ярдәмчесе Равил Сабировны шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм итте. Хөкем карарын дәүләт гаепләүчеләренең арадашчысы Даниэль Бинков та тыңлады.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, бертуган прокурорлар хөкем ителүчегә 400 мең сум бәрабәренә суд белән хөкем карарын йомшарту турында «үзара килешергә» тәкъдим иткән. Туганнарны акча тапшырган вакытта тоткарлаганнар.

Ачыкланганча, әлеге акчаны дәүләт гаепләүчеләренең арадашчысы Даниэль Бинков алган. Туганнарны икенче көнне тоткарлаганнар.

Суд Равил Сабировны – 3, аның туганы Шамил Сабировны – 2 ел да 10 ай, ә Даниэль Бинковны 1 ел да 8 айга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм итте.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot