news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Вахитов районы прокуроры эшеннән китте

Шушы көннәрдә Равил Вахитов бишенче тапкыр әти булды, аның кызы туды.

(Казан, 18 декабрь, "Татар-информ"). Казанның Вахитов районы прокуроры Равил Вахитов отставкага китте. Бу турыдагы мәгълүматны "Татар-информ" агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев раслады.

"Равил Вахитов 25 ел эшләгәннән соң, отставкага китте. Закон буенча, прокуратура хезмәткәре 20 ел эшләгәннән соң вакытыннан алда пенсиягә китә ала", - диде Руслан Галиев.

Равил Вахитов үзе агентлыкка 10 декабрьдә прокуратурада соңгы эш көнендә булганын әйтте.

"Хәзерге вакытта мин пенсиядә. Әлегә ял итәм, киләчәктә нәрсә белән шөгыльләнәчәгем билгеле түгел әле", - диде ул.

Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә Равил Вахитов бишенче тапкыр әти булды, аның кызы туды.

Хәзерге вакытта Киров районы прокуроры вазифасын Радик Фәйзрахманов башкара. Ул шул ук прокуратурада урынбасар вазифаларында да эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100