news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанның Вахитов районы мәктәп яны лагерьларында 1400 бала ял итәчәк
Мәктәп яны лагерьлары 15 гомумбелем бирү учреждениесе базасында ачылды
Скопировать ссылку
(Казан, 3 июнь, “Татар–информ”). Вахитов районының 15 гомумбелем бирү учреждениесе базасында мәктәп яны лагерьлары ачылды, аларда 1400 бала ял итәчәк, дип хәбәр итә район хакимиятенең матбугат хезмәте.
Мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар шәһәр һәм район бәйрәмнәрендә катнашачак. Музей, театр һәм күргәзмәләргә культпоходлар оештыру да күздә тотыла.
Волонтерлар хәрәкәте кысаларында 18 һәм 39 нчы мәктәпләрнең инглиз теле укытучылары тарафыннан “Инглиз телендә аралашабыз!” дигән озак вакытка исәпләнгән проект эшләнгән. Районның барлык мәктәп яны лагерьларында инглиз телендә иртәнге зарядкалар үткәреләчәк.
Моннан тыш, “Дөнья тирәли – 21 көн эчендә!” дигән интерактив уеннар үткәрү дә күздә тотыла. Мәктәп яны лагерьларында “Милләтләр дуслыгы” дип исемләнгән интеллектуаль смотр–конкурс узачак. Педагоглар актив ял итүгә аерым игътибар бирергә ниятли. Балалар өчен спорт ярышлары, викториналар оештырылачак.
Мәктәп яны лагерена юлламаның бәясе бер балага 2178 сум тәшкил итә. ТР буенча РФ Социаль иминият фондыннан әлеге максатларга 3 миллион 50 мең 460 сум акча бүлеп биреләчәк. Ата–аналар бары тик иминият взносы гына түли һәм оештыру–күңел ачу чараларына 261 сум акча бирә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot