Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Вахитов исемендәге скверда 400 чыршы, юкә һәм миләш утыртканнар
Өмә Бердәм урман утырту көне кысаларында оештырылган.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның Вахитов исемендәге скверда 400 чыршы, юкә һәм миләш утыртканнар. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Агач утырту өмәсе “Бердәм урман утырту көне” республикакүләм табигатьне саклау акциясе кысаларында оештырылган. Анда Татарстан Президенты Аппараты, Татарстан Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Дәүләт Советы хезмәткәрләре катнашты.

Бердәм урман утырту көне акциясе барышында Татарстанда 300дән артык гектарда 1,3 миллионнан үсенте утырту планлаштырыла. Акция Россиядә игълан ителгән Волонтер елы кысаларында уза. Аның максаты – урманга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү һәм урманнарны саклау мәсьәләсенә игътибарны җәлеп итү.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз