news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанны узган тәүлектә ике меңгә якын махсус техника кардан чистарткан

Казанны узган тәүлектә ике меңгә якын махсус техника кардан чистарткан
Фото: Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте

Казанда узган тәүлектә юлларны кардан чистартуга 1 мең 197 берәмлек махсус техника һәм 648 юл эшчесе чыккан. Бу хакта Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу вакыт дәвамында шәһәрдән 27,9 мең тонна кар чыгарылган.

Юлларны эшкәртү өчен 1,1 мең тонна бозлавыкка каршы материал, шул исәптән 439 тонна реагент һәм 701 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.

Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, февральдә шәһәрдә айлык явым-төшем нормасының 193 проценты яуган.

Исегезгә төшерәбез, шәһәр халкы юлларның торышы турындагы хәбәрләрне @kznhelpbot телеграм-ботына юллый яисә +7(843)222-72-22 телефон номерына шалтыратып җиткерә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot