Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанны узган тәүлек эчендә 8660 тонна кардан чистартканнар
Татарстан башкаласында кар чистарту эшенә 491 юл эшчесе һәм 625 махсус техника җәлеп ителгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Казан урамнарын узган тәүлек эчендә 8660 тонна кардан чистартканнар. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте Шәһәрне төзекләндерү комитетына сылтама белән хәбәр итә.
Татарстан башкаласында кар чистарту эшенә 491 юл эшчесе һәм 625 махсус техника җәлеп ителгән.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 153 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 24 тонна реагент һәм 129 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 400 юл эшчесе һәм 301 махсус техника чыгачак, диелгән әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз