news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанны узган тәүлек эчендә 1940 тонна кардан чистартканнар

Татарстан башкаласында кар чистарту эшенә 483 юл эшчесе һәм 443 махсус техника җәлеп ителгән.

Казанны узган тәүлек эчендә 1940 тонна кардан чистартканнар
архив/Рамиль Гали

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ). Узган тәүлек эчендә Казанны юл хуҗалыгы хезмәтләре 1940 тонна кардан чистартканнар. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте Шәһәрне төзекләндерү комитетына сылтама белән хәбәр итә.

Татарстан башкаласында кар чистарту эшенә 483 юл эшчесе һәм 443 махсус техника җәлеп ителгән.

Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 708 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 72 тонна реагент һәм 636 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.

Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 453 юл эшчесе һәм 234 махсус техника чыгачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100