news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанны узган тәүлек эчендә 11761 тонна кардан чистартканнар

Татарстан башкаласында кар чистарту эшенә 517 юл эшчесе һәм 749 махсус техника җәлеп ителгән.

Казанны узган тәүлек эчендә 11761 тонна кардан чистартканнар
Владимир Васильев

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ). Казан урамнарын узган тәүлек эчендә 11761 тонна кардан чистартканнар. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте Шәһәрне төзекләндерү комитетына сылтама белән хәбәр итә.

Татарстан башкаласында кар чистарту эшенә 517 юл эшчесе һәм 749 махсус техника җәлеп ителгән.

Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 1313 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 349 тонна реагент һәм 964 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.

Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 463 юл эшчесе һәм 335 махсус техника чыгачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot