news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанны узган тәүлек эчендә 10999 тонна кардан чистартканнар

Татарстан башкаласында кар чистарту эшенә 367 юл эшчесе һәм 651 махсус техника җәлеп ителгән.

Казанны узган тәүлек эчендә 10999 тонна кардан чистартканнар
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 29 декабрь, "Татар-информ). Казан урамнарын узган тәүлек эчендә 10999 тонна кардан чистартканнар. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте Шәһәрне төзекләндерү комитетына сылтама белән хәбәр итә.

Татарстан башкаласында кар чистарту эшенә 367 юл эшчесе һәм 651 махсус техника җәлеп ителгән.

Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 876 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 276 тонна реагент һәм 600 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.

Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 463 юл эшчесе һәм 348 махсус техника чыгачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100