news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанны узган тәүлек эчендә 10144 тонна кардан чистартканнар

Татарстан башкаласында кар чистарту эшенә 450 юл эшчесе һәм 730 махсус техника җәлеп ителгән.

Казанны узган тәүлек эчендә 10144 тонна кардан чистартканнар
архив tatar - inform

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ"). Казан урамнарын узган тәүлек эчендә 10144 тонна кардан чистартканнар. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте Шәһәрне төзекләндерү комитетына сылтама белән хәбәр итә.

Татарстан башкаласында кар чистарту эшенә 450 юл эшчесе һәм 730 махсус техника җәлеп ителгән.

Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 935 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 162 тонна реагент һәм 773 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.

Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 392 юл эшчесе һәм 345 махсус техника чыгачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100