news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның УНИКС Президенты Европа лигасы уеннары графигын тәнкыйтьләгән

Евгений Богачев турнир календарен «бик тыгыз» дип атаган.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Казан УНИКС баскетбол клубы президенты Евгений Богачев Европа лигасы уеннары календаре графигы артык тыгыз, дип дәгъва белдергән. Бу хакта ТАСС яза.

«Евролига календаренда график артык тыгыз. 15 ноябрьдә без Төркиядә уйныйбыз, ә 17сендә инде – өй матчы. Казанга бит без 16 ноябрьдә кичен генә кайтып җитәбез, чөнки туры рейслар юк яки безгә күчеп утыру юлы белән Мәскәү аша очасы була», – дигән Евгений Богачев.

«Хәтта чартер рейс та ярдәм итә алмас иде, аңа әле безнең акча да юк», – дип тә өстәгән ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot