news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның “УНИКС” командасы Түбән Новгород баскетболчыларына оттырды

“Нижний Новгород” – “УНИКС” матчы 91:85 исәбе белән төгәлләнде.

Казанның “УНИКС” командасы Түбән Новгород баскетболчыларына оттырды
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның “УНИКС” баскетбол командасы Түбән Новгород шәһәрендә “Нижний Новгород” командасына җиңелде.

Беренче чирек “Нижний Новгород” файдасына тәмамланды – 13:12.

Икенче чиректә “УНИКС” алга чыкты – 31:38.

Өченче чирекне Казан баскетболчылары 6 очкога калышып төгәлләделәр – 69:63.

Дүртенче чиректә “Нижний Новгород” командасы 91:85 исәбе белән җиңде. Шулай итеп, бу уенда Казанның “УНИКС” баскетбол командасы җиңелде.

Киләсе уенны “УНИКС” Санкт-Петербург шәһәрендә “Зенит”командасына каршы үткәрәчәк. “Зенит” – “УНИКС” матчы 30 гыйнвар 20:00 сәгатьтә башлана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot