news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның “УНИКС” баскетболчылары Казахстанда җиңделәр

ВТБ бердәм лигасына кергән беренче Үзәк Азия командасы, 4 очкога калышып, “УНИКС”ка оттырды.

Казанның “УНИКС” баскетболчылары Казахстанда җиңделәр
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның “УНИКС” баскетбол командасы ВТБ бердәм лигасы кысаларында Казахстанда “Астана”ны җиңде. “Астана” – ВТБ бердәм лигасына кергән беренче Үзәк Азия командасы.

Беренче чирек исәбе “Астана” файдасына булды – 19:17.

Икенче чиректә “УНИКС” алга чыга алды – 36:43.

Өченче чиректә “Астана” яңадан өстенлекне алды – 63:57.

Дүртенче чирек “УНИКС” командасы файдасына 79:83 исәбе белән төгәлләнде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot