news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның УНИКС баскетболчылары Испаниядә оттырды

Казан командасының сакчылары “Баскония” һөҗүменә каршы тора алмады.

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ”, Сергей Гаврилов). Евролиганың Яңа елда беренче матчында Испаниянең Витория шәһәрендә узган уенда Казанның УНИКС баскетбол командасы җирле “Баскония”гә 70:102 исәбе белән оттырды.

12 гыйнварга билгеләнгән киләсе турда УНИКС үз мәйданында “Бамберг” немец командасын кабул итәчәк.

“Баскония” (Витория, Испания) – УНИКС (Казан, Россия) – 102:70 (25:15, 28:21, 24:14, 25:20).

Иң нәтиҗәлеләр: “Баскония” – Бобуа (29), Фойгтман (14); УНИКС – Лэнгфорд (19), Параховский (13), Столл (11).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100