news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Тынычлык мәчетендә мәүлид кичәсе үткән

Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашкан.

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Кичә Казанның Мирный бистәсендәге Тынычлык мәчетендә җомга намазыннан соң Мәүлид кичәсе узды. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Изге Коръән нөсхәләрен тикшерү комитеты җитәкчесе Хафиз Госман Шаһин, нәшрият җитәкчесе Юксәл Сәлман, мөнәҗәтче Ильяс Халиков, “Нәшидул-Ислам” төркеме солистлары, мәхәллә халкы катнашты. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә барышында мөфти хәзрәтләре пәйгамбәребез Мөхәммәдкә багышланган вәгазь сөйләде һәм аның күркәм холкы турында төрле мисаллар китереп аңлатты. Мәҗлескә чакырылган мөнәҗәтче Ильяс Халиков "Мәүлид ән-Нәби" касыйдәсен башкарса, “Нәшидул-Ислам” төркеме үзенең популяр нәшидләрен халыкка җиткерде. Чара бәйрәм табыны артында дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot