news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанның Тынычлык бистәсендә "Иман кичәсе" үткәрелә

Чара изге мөхәррәм аена багышлана

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). 15 ноябрьдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге Казанның Тынычлык бистәсе мәдәният йортында  “Иман кичәсе” уздыра. Дини чара мөхәррәм аена багышлана.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, "Апанай" мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, дәгъват бүлеге белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев, Борисково бистәсе имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов, танылган нәшриятчы Фәния Хуҗахмәт, дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков һәм башкалар катнаша.

“Иман кичәсе”ндә Казан имамнарының динебез кыйммәтләре хакында вәгазьләр сөйләве көтелә, шулай ук мөнәҗәт әйтеләчәк. Моннан тыш, кичәгә килгәннәр өчен дини викторина уздыру да каралган. Иң дөрес җавап бирүчеләрне бүләкләр көтә, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.                

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100