news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның туризм үсешенә ярдәм комитеты Татарстаннан казылык алып китәргә кушты

Дарья Санникова туристларны төп-5 программада катнашырга чакырды.

Казанның туризм үсешенә ярдәм комитеты Татарстаннан казылык алып китәргә кушты
архив/Салават Камалетдинов

(Казань, 14 июнь, «Татар-информ», Чулпан Шакирова). Казан шәһәренең туризм үсешенә ярдәм комитеты җитәкчесе Дарья Санникова туристларга, Татарстан бүләге итеп казылык алып китәргә кушты. Бу хакта ул бүген Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат очрашуында белдерде.

Журналистлар соравы буенча, Санникова туристларны төп-5 программада катнашырга чакырды.

“Мин Кабан күле буйлап су юлы экскурсиясендә йөрергә киңәш итәр идем. Бу бик мавыктыргыч һәм кызыклы.

Шулай ук Казан Кремленең панорамалы мәйданына – мәчет һәм Правословие храмы уртасына басып, шәһәрне күзәтегез дип әйтә алам. Бу урын турында Александр Дюма да язган заманында. “Дөньяның бер генә почмагында да Казандагы кебек мондый дуслыкны күрергә мөмкин түгел” дигән ул.

Боларга өстәп, тагын өчпочмак пешерү буенча мастер-класста катнашырга һәм аның рецептын үзегез белән алырга киңәш итәм.

Төнге экскурсияләрдә катнашырга була. Ул төнге шәһәрнең матурлыгына соклану өчен кирәк.

Шулай ук Казанның 25 катлы бинасына менеп, шәһрне кош очышы биеклегеннән күзәтергә һәм селфи ясарга киңәш итәм”, - диде.

Дарья Санникова туристларга сувенир буларак казылык алырга куша.

“Мин үзем дә берничә тапкыр бу хәлнең шаһиты булганым бар. Татарстанга эш белән килүче туристларга да казылык алып кайтырга кушалар икән”, - диде Комитет җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100