news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның тугыз мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Татарстан фермерларына сәүдә итү өчен 270 урын биреләчәк.

Казанның тугыз мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
Рамиль Гали

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Казанда көндәлек авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрү өчен тугыз мәйданчыкны расладылар. Бу турыдагы карар Казан Башкарма комитетының документлар җыентыгында урнаштырылган.

Идел буе районында ярминкәләр Җиңү проспекты, 50а һәм Ю.Фучик, 72, ә Авиатөзелеш районында Беломорск һәм Гудованцев урамнары чатында, Киров районында Батыршин, 20 адреслары буенча узачак.

Совет районында Липатов, 7, Зәкиев, 12, шулай ук Ю. Фучик һәм Ломжинск урамнары чатында авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алып булачак.

Яңа Савин районында ярминкәләр Академик Лаврентьев, 10 адресы буенча узачак.

Һәр сәүдә ноктасында фермерларга 16-68, ә барлыгы 270 сәүдә урыны тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100