news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казанны туган көне белән котла» электрон хат конкурсына 500 эш тәкъдим ителгән

«Казанны туган көне белән котла» электрон хат конкурсына 500 эш тәкъдим ителгән

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Ирина Пашкеева). Бүген Казан почтамтында Халыкара хат атнасы кысаларында үткәрелгән «Казанны туган көне белән котла» электрон хат конкурсында җиңүчеләр исеме аталачак.

Почта хезмәткәрләре тарафыннан электрон хат конкурсы беренче тапкыр үткәрелү сәбәпле, эшләр күп булыр дип көтелмәгән иде. Әмма конкурска Казан һәм республика районнарыннан 500дән артык хат килгән, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына «Татарстан почтасы»ның матбугат секретаре Татьяна Янькова.

Электрон котлаулар арасында җырлар, гимннар, шигырьләр, поэма һәм слайд-шоу – борынгы шәһәр буенча үзенчәлекле сәяхәт тә бар. Эшләр рус һәм татар телләрендә эшләнгән, хат авторлары -укучылар һәм өлкән буын кешеләре.

news_right_1
news_right_2
news_bot