news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның ЦУМ сәүдә үзәгендә вакцинация пункты кабат ачылачак

Теләгән һәркемгә алдан язылмыйча гына, чират буенча 10:00–20:00 сәгатьләрдә прививка ясаячаклар.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). 12 июльдә, якшәмбе көнне Казанның ЦУМ сәүдә үзәгендә коронавируска каршы вакцинация пункты кабат эшли башлаячак.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында әйтүләренчә, табиблар ял көнендә сәүдә үзәгендә эшләүләрен дәвам итәчәк.

Теләгән һәркемгә алдан язылмыйча гына, чират буенча 10:00–20:00 сәгатьләрдә прививка ясаячаклар.

«Прививканың беренче дозасын ясаячаклар, әлегә икенче компонентны поликлиникада кешеләр үзләре ясата. Өч атна узгач, икенче вакцина ясатыр вакыт җиткәч, кешеләрнең бу пункттагы активлыгын караячакбыз. Әгәр темплар югары булса, табиблар эшләвен дәвам итәчәк», — диделәр министрлыкта.

Искәртеп үтик, табиблар сәүдә үзәгендә март ахырына кадәр прививка ясады.

Алдарак «Татар-информ» Казанда Фатыйх Әмирхан проспектындагы төзелеш гипермаркетында коронавируска каршы прививка ясый башладылар дип язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100