news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның ЦУМ һәм Яшьләр үзәге проектлары автордашы Марат Кафиатуллин вафат

РСФСРның һәм Татарстанның атказанган архитекторы Казанның Яңа Татар зиратында җирләнәчәк.

Казанның ЦУМ һәм Яшьләр үзәге проектлары автордашы Марат Кафиатуллин вафат
facebook.com/sanachin.sp

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Бүген, 9 апрельдә, 34 ел дәвамында «Казгражданпроект» институтын җитәкләгән РСФСРның һәм Татарстанның атказанган төзүчесе Марат Кафиатуллин вафат булды. Хезмәттәшләренең үлеме турында социаль челтәрләрдә Казан Генпланының эшләнмәләр үзәге проектларының баш архитекторы, архитектор-краевед Сергей Саначин хәбәр итте.

«Озак еллар Горпроект директоры (1977 – 2011) булган, Казанда гражданлык проектларын ышанычлы оештыручы, РСФСРның атказанган төзүчесе Марат Абдулла улы Кафиатуллин вафат булды», - диде ул.

Марат Кафиатуллинга июль аенда 85 яшь тулган булыр иде. Горький өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Уразовка авылында 1934 елда туган, 1958 елда ул Казан инженер-төзелеш институтында «Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше» белгечлеге буенча кызыл диплом ала.

Карьерасын «ГипроНИИавиапром»ның Казан филиалында инженер вазифасыннан башлап, төзелеш бүлеге башлыгы вазифасына кадәр барып җиткән.1971 елдан 1977 елга кадәр «Татаргражданпроект» институтының баш инженеры була. 1977 елдан «Казгражданпроект» институты директоры, ул анда 2011 елга кадәр җитәкчелек итә.

Марат Кафиатуллин Казанның сәнәгать, торак һәм күп кенә иҗтимагый биналары проектлары авторы һәм җитәкчесе булды. Нәкъ менә ул ЦУМны (1968 – 1973 елларда) һәм Яшьләр үзәген (1970 – 1973 елларда) проектлау җитәкчесе була. 

Ибраһимов проспектында, Татарстан урамында 14 катлы кирпеч йортлар сериясен, Компрессор заводы мәдәният йорты проектын һәм Ленин исемендәге республика китапханәсенең яңа бинасын төзүдә катнаша. Марат Кафиатуллин проект эшен Казан инженер-төзелеш институтында укыту белән бергә алып барды.

2006 елда Кафиатуллинга Казанның Мактаулы гражданины исеме бирелә, ул шулай ук «Почет билгесе», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары белән бүләкләнә.

Архитектор белән хушлашу иртәгә, 10 апрельдә, Мәрҗани мәчетендә 10:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр булачак. «Татар-информ» га Сергей Саначин хәбәр иткәнчә, җирләү Казанның Яңа Татар зиратында узачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100