news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның цирк мәктәбендә хәзер 154 белгеч белем ала

2020 елда Татарстан башкаласы циркы яңа уку елына төркем җыярга өлгергән.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Хәзер Казан циркында 154 цирк хезмәткәре белем ала. Бу хакта учреждение җитәкчесе Рамил Шәрифуллин Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Хәзер цирк мәктәбе мәйданчыгында 154 кеше белем ала. Гадәттә, уку ахырына бик азлар гына барып җитә — аның каравы алар һөнәргә бөтен кирәкле күнекмәләр белән килә», — дип аңлатты ул.

Цирк мәктәбендә укучылар алган күнекмәләр характер, дисциплина һәм башка сыйфатларны формалаштыра, болар барысы да аларга алга таба тормышларында ярдәм итә.

«2020 елда без бераз вакытка цирк мәктәбендә репетицияләрне туктатырга мәҗбүр булдык, аннары каникуллар башланды. Әмма Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте нормативларына туры китереп, без керү имтиханнарын үткәрә һәм төркем җыя алдык», — дип искәртте Шәрифуллин.

Интервьюның тулы версиясе Sntat.ru сайтында урнаштырылган. Видеоверсиясе белән «Татар-информ» агентлыгының YouTube каналында танышырга мөмкин. 

Әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар «Татарстан 24» телеканалында «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне — 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100