news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Царицыно бистәсендә мунча комплексы янган

Мунча эчендә беркем дә булмаган, зыян күрүчеләр юк.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның Царицыно бистәсендә «Деревенька» мунча комплексы янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Шәхси мунча комплексы януы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына иртәнге 4.36 сәгатьтә килде», - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтеннән.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, 300 квадрат метр мәйданны биләгән ике катлы мунча бинасының түбә тулысынча яна.

Комплекс хезмәткәрләре әйтүенчә, янгын башланганда бина эчендә беркем дә булмаган. Иртәнге алтыда янгынны сүндергәннәр. Зыян күрүчеләр юк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot