Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның «Трудовые резервы» шугалагында тимераякларда массакүләм шуулар уткәрелде
Чарада Казан медицина университеты студентлары һәм хезмәткәрләре катнашты, шулай ук мәртәбәле кунаклар чакырылган иде
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Узган якшәмбедә «Трудовые резервы» шугалагында Казан медицина университеты студентлары, укытучылары һәм хезмәткәрләре катнашында массакүләм шуулар узды, дип хәбәр итә университет дирекциясе.
Чарада Россия спорт мастеры, медицина физикасы кафедрасы ассистенты Юлия Никитина һәм стоматология факультетының 1 нче курс студенты һәм РФ спорт мастеры Виктория Юмаева катнашты.
«Трудовые резервы» шугалагына килүчеләрне хоккей буенча КДМУ җыелма командасыннан конкурс программасы көтә иде. Массакүләм шууларда Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, КДМУ ректоры Алексей Созинов, тәрбия эшләре буенча идарә җитәкчесе Инесса Федулова, стоматология факультеты деканы урынбасары Әминә Сафиуллина, физик тәрбия һәм сәламәтлек кафедрасы хезмәткәрләре, Казан медицина университеты студентлары һәм хезмәткәрләре катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз