news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның транспорт компанияләре Чемпионатны үткәрү өчен тулы әзерлектә – Транспорт идарәсе

“2016 елдан бирле 351 автобус, 32 трамвай, 85 троллейбус алынды”, - диде Казан башкарма комитетының транспорт һәм элемтә Комитеты рәисе урынбасары.

Казанның транспорт компанияләре Чемпионатны үткәрү өчен тулы әзерлектә – Транспорт идарәсе
Александр Эшкинин

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Шәһәрнең транспорт предприятиеләре Чемпионатны үткәрү өчен тулы әзерлектә. Бу хакта бүген Футбол буенча дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат очрашуында Казан шәһәре башкарма комитетының транспорт һәм элемтә Комитеты рәиcе урынбасары Марат Хисаметдинов хәбәр итте.

“2016 елдан бирле транспорт паркы 351 автобус, 32 трамвай, 85 троллейбуска тулыланды. Шәһәр транспортларында мәгълүмат өч телдә алып барыла. Машина йөртүчеләр һәм кондукторлар бертөрле форма белән тәэмин ителде”, - диде урынбасар.

Марат Хисаметдинов физик мөмкинлекләре чикләнгән затларга тудырылган уңайлыклар турында да әйтеп узды.

“Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дә автобус һәм троллейбусларда, метрода хәрәкәт итү өчен 100 процент уңайлыклар тудырылган. 78 процент уңайлыклар трамвайда тәэмин ителде”, - диде ул.

Комитет рәисе урынбасары сүзләренчә, Чемпионатка әзерләнгәндә, шәһәрнең зур тукталыш пунктларында 233 яңа электрон табло урнаштырылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot