Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның торак массивларына су, газ үткәргечләр сузу, электр тәэмин ителеше кебек ихтыяҗы зур булган эшләргә 11,8 млрд. сум акча кирәк
Казан каласы Думасының XXVI сессиясендә бу мәсьәлә аеруча соңгы 10 елда башкалага кертелгән элеккеге торак пунктларга кагылуы әйтелде
(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстан башкаласында 24 торак комплекс исәпләнә, аларга 83 торак массив керә, нәтиҗәдә, соңгыларындагы 41 мең торак йортта 171 меңләп кеше яши – бу казанлыларның 15 проценты дигән сүз.
Казанның торак массивларына су, газ үткәргечләр сузу, электр тәэмин ителеше кебек ихтыяҗы зур булган эшләр өчен 523 млн. сум акча кирәк, мәсьәлә аеруча соңгы 10 елда Казанга кертелгән элеккеге торак пунктларга кагыла, чөнки алар авыл җирлеге торак пункты буларак проектланып төзелгән булган. Алдан чыгарылган хисап нәтиҗәләре буенча, канализация коллекторлары, насос станцияләре кебек объектларны проектлап төзүгә, кирәкле инфраструктура булдыруга 3 млрд. сумнан артык акча сорала. Автомобиль юлларын капиталь ремонтлауга, яңаларын салуга, урамнарны яктыртуга, ягъни тышкы уңайлыклар булдыруга 6,3 млрд. сум, социаль инфраструктура үсешенә 2 млрд. сум акча таләп ителә. Дөрес, китерелгән бу саннар якынча гына, чөнки проект-смета документлары әлегә юк. ТР Финанс министрлыгы методикасы буенча формалаша торган шәһәр бюджетында торак массивлар инфраструктурасы үсешенә чыгымнар каралмаганлыгы билгеле. Шуңа күрә коммуналь инфраструктураларны проектлау һәм төзү инвестицион программалар буенча алып барыла, мәсәлән, “Водоканал” МУП, “Сетевая компания” ААҖ, “Чиста су” региональ программасы, газлаштыруда “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ финанслый торган республика программасы гамәлдә.
Бүген Казан каласы Думасының Илсур Метшин рәислегендә уза торган XXVI сессиясендә чыгыш ясаган шәһәр Башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин шундый мәгълүматлар китерде. Аның сүзләренчә, былтыр бистәләрдә инженерлык челтәрләре үсешенә “Водоканал” предприятиесе 22 млн. сумлык, “Сетевая компания” 47 млн. сумлык, газлаштыру буенча республика программасы буенча 39 млн. сумлык, “Чиста су” региональ программа буенча 45 млн. сумлык эш башкарган, соңгысын гамәлгә ашыру барышында быел Казанның Офицерлар һәм прапорщиклар берлеге, Кояшлы дип аталган торак массивларда 15 чакрым су белән тәэмин ителеш челтәре сузу планлаштырыла, хәзер Күлсәет су алу корылмасында эчәр суны техноген пычранудан чистартып бетерү өчен чистарту корылмасы төзүгә проект-смета документлары әзерләнә.
Шуларга өстәп, быел бистәләрдә инженерлык челтәрләре үсешенә түбәндәге суммаларда акча сарыф итү планлаштырыла, диде ул. Инвестицион программалар хисабына “Водоканал” МУП – 40,5 млн. сум, “Сетевая компания” ААҖ – 95 млн. сум; газлаштыру буенча республика программасы хисабына – 48 млн. сум һәм “Чиста су” региональ программа буенча – 55,7 млн. сум.
Быелның 3 кварталында югарыда әйтелгән эшләр 90 процент чамасы эшләнгән. Дөрес, шәһәр бюджетыннан былтыр 6 торак массивта 50 млн. сумлык 32 мең кв.м юл төзекләндерелгән, быел исә 14ендә 150 млн. сумлык 65 мең кв. м автомобиль юлы ремонтланган.
Таләп ителгән сумма мәсьәләсендә депутатлар килешүен белдерде, шулай да торак массивларда яшәеш шартларын яхшыртуны махсус программа кабул итү нигезендә алып бару кирәклеге әйтелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз