news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның торак алуда кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ булган гаиләләрнең 42сенең гозере канәгатьләндереләчәк

Аларны социаль ипотека программасы реестрына кертүне шәһәр депутатлары хуплады

 (Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанның социаль ипотека программасы буенча торак алуда кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ булган гаиләләрнең 42сенең гозере канәгатьләндереләчәк. Алар исемлеге шушы программа реестрына (алдан төзелә торган исемлеккә) кертелде. Бүген Казан ратушасында барган Казан шәһәре Думасының XXXVI сессиясендә шушы тәкъдим каралып, депутатлар ягыннан хуплау тапты. Әлеге гаиләләр күп балалы, инвалид бала тәрбияләүче һәм олы кешеләре инвалид булганлыгы әйтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot