news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Тинчурин урамындагы йортта янгында бер әбине коткарганнар

Газдан агуланган һәм битләре пешкән 91 яшьлек әбине хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Казанда Кәрим Тинчурин урамындагы күпкатлы йортта янгын чыккан. 91 яшьлек әбигә коткаручылар ярдәм иткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич Казан шәһәренең Вахитов районында 79нчы йортның дүртенче катындагы фатирларның берсендә йорт җиһазы янган. Янгын мәйданы биш квадрат метрны тәшкил иткән.

Янгында 91 яшьлек әбинең бите пешкән һәм ул ис газыннан агуланган. Аны 7нче хастаханәгә озатканнар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын ут белән сак эш итмәү аркасында килеп чыккан.  
 

news_right_1
news_right_2
news_bot