news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның тимер юл вокзалы этнографик диктант үткәрү мәйданчыгы булачак

Россиядә акция дүртенче ел рәттән үткәрелә.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Казанның тимер юл вокзалы беренче тапкыр «Зур этнографик диктант» акциясен үткәрү мәйданчыгы булачак, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.

"1 ноябрьдә Казан-1 вокзалында "Зур этнографик диктант" халыкара акциясе узачак. Ул Халыклар бердәмлеге көненә туры китерелгән һәм җирле вакыт белән 11.00 сәгатьтә барлык төбәкләрдә дә башланачак", – диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Диктантта катнашучыларга 30 сынау биремен үтәргә кирәк булачак, шуларның 20се – барлык мәйданчыклар өчен дә бердәм, тагын 10сы - региональ биремнәр.

Катнашучыларның эшләре 100 баллы шкала буенча бәяләнәчәк. Акциягә йомгак 12 декабрьгә кадәр ясалачак.

  • Россиядә мәгърифәтчелек акциясе инде дүртенче ел рәттән үткәрелә. Узган ел Россиядән һәм чит илләрдән барлыгы 392 мең кеше катнашты. Россия халыклары турындагы белемнәрне онлайн режимда да тикшерергә мөмкин булачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100