news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның ТЭЦ–3 станциясендә ут биргәннәр

33 мең кеше утсыз калган иде.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ” ). Казанның ТЭЦ-3 станциясендә электр утын җибәргәннәр. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Электр уты кичке сәгать җидедә җибәрелгән. Станциянең дүртенче секциясендә электр өзелгән булган. Нәтиҗәдә, дүрт подстанция – Осиново, Тура һәм Васильево, "Зет" мәйданчыгы утсыз калган, — дип хәбәр иттеләр министрлыкта.

Авария аркасында 33 мең кеше утсыз калган булган. Авариянең сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100