news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның тернәкләндерү үзәге балалары туган көннәрен билгеләп үтте

Казанның тернәкләндерү үзәге балалары туган көннәрен билгеләп үтте

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген башкаланың Идел буе районында урнашкан мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен шәһәр тернәкләндерү үзәгендә, җәй аеның иң матур вакытында — июнь аенда дөньяга килгән балалар һәм үсмерләрнең туган көннәрен билгеләп үттеләр. Алар барлыгы 14 кеше.

Шатлык, яңалыклар һәм бүләкләргә бай булган туган көн бәйрәмен балалар үзләренә юлланган тәбрикләүләрне кабул итүдән башлап җибәрде. Аларга биредә үткәргән елларны искә төшереп торсын өчен, үзәкнең махсус медале дә тапшырылды. Кичә матур җырлар, биюләр, мәзәкләр сөйләү белән үрелеп барды. Концерт программасыннан тыш, балалар һәм үсмерләр үзләренең тапкырлыгын, зирәклеген һәм җитезлеген табышмак бәйгесендә сынап карады. Аны бүгенге бәйрәмгә махсус кунакка килгән Чебурашка уздырды. Әкият герое буш кул килмәгән, бәйгедә җиңүчеләргә һәм туган көнен билгеләп үтүчеләргә ул үзенең бүләкләрен дә тапшырды.

Иң зур бүләк, мөгаен, “Татнефть” холдинг компаниясе ААҖнең автозаправка станцияләре идарәсе филиалы хезмәткәрләреннән булгандыр. Чөнки биредә дәваланучы балаларга ярдәм итү максатыннан, үзләренең беркөнлек хезмәт хакыннан алар бүләк ясаган.

“Тернәкләндерү үзәгендә компьютер классы да эшләп килә, ләкин ул күптән оргтехникаларны яңартуга мохтаҗ иде. Бүген әлеге оешма тарафыннан безгә компьютер, ксерокс аппараты, процессор бүләк ителде. Бу безнең барыбыз өчен дә зур шатлык”, - дип белдерде Зөлфә Мидхәт кызы.

Балалар өчен тагын бер зур бүләк — ул төрле токлар белән дәвалый “Ирга+” приборы. “Илле меңнән артык торган бу приборны алырга үзәкнең мөмкинлеге юк иде, хәзер инде без аның белән балаларны дәвалауга бар көчебезне юнәлтәчәкбез, - диде үзәк җитәкчесе һәм ярдәмнәре өчен әлеге филиал коллективына рәхмәт белдерде.

Бүгенге чарага махсус килгән “Татнефть” холдинг компаниясе ААҖнең автозаправка станцияләре идарәсе филиалы җитәкчесе Наил Садыйков, балаларга мөрәҗәгатендә: “Сезне туган көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәм. Һәрвакыт шулай көләч йөзле, шаян һәм көчле рухлы булып калыгыз”, - дип теләкләрен юллады.

“Мәгълүм булганча, быелгы ел республикада Хәйрия елы буларак игълан ителгән иде. Шунлыктан, безнең коллектив та кулдан килгәнчә мохтаҗларга ярдәм итүне максат итеп куйды. Һәм без менә шушы тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне шатландырырга булдык”, - дип белдерде Райса Гарипова.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге оешма мондый төр игелекле эшләр белән тәүге тапкыр гына шөгыльләнми, тернәкләндерү үзәгеннән тыш, алар Казанның Идел буе районындагы балалар йортына да акчалата ярдәм күрсәткән. Бу хакта “Татнефть” ХК ААҖнең автозаправка станцияләре идарәсе филиалының профсоюз комитеты җитәкчесе Рәйсә Атлас кызы әйтеп узды.

Туган көн бәйрәме кысаларында тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнәүче балаларның кул эшләреннән торган күргәзмә дә оештырылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100