news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Татар зиратында элеккеге сәламәтлек саклау министрына һәйкәл ачылды

Һәйкәл кую өчен акча республиканың медицина җәмәгатьчелеге тарафыннан җыелган

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Бүген Казанның Татар зиратында элеккеге сәламәтлек саклау министры Иршат Закир улы Мөхетдиновка һәйкәл ачылды.
Тантаналы чарада Мөхетдиновның туганнары, ТР сәламәтлек министры Айрат Фәррахов, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, КДМА ректоры Камил Зыятдинов, КДМУ ректоры Алексей Созинов, Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча Идарәсе җитәкчесе Рөстәм Сафиуллин һәм башкалар катнашты.
Иршат Мөхетдинов каберенә чәчәкләр куйдылар, аннары митингта анда чакырылучылар элеккеге министрны искә алдылар.
Айрат Фәррахов сүзләренчә, Иршат Мөхетдинов талантлы җитәкче һәм лидер, халык сәламәтлеге буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешкән бөек шәхес.
“Аның ярдәме белән сәламәтлек системасы булдырылган. Советлар Союзы вакытында сәламәтлек саклау беренче урында һәм диспансерлаштыру нәтиҗәле булган. Хәзер сәламәтлек саклау өлкәсендә технологияләр бик нык үзгәрде”, - диде ул.
КДМУ ректоры Алексей Созинов бу шәхеснең укытучы сыйфатларын билгеләп үтте: “Иршат Закир улы укытучы иде һәм аннан өйрәнерлек әйберләр бар иде”, - диде ул.
Иршат Мөхетдинов турында озак еллар бергә эшләүчеләр җылы сүзләр әйттеләр. Аерым алганда, атказанган табиб, Бөек Ватан сугышында катнашкан Татьяна Емелина. “Ул тәртипле, тыңлый белә һәм киңәш бирә торган кеше иде. Ул безнең арабыздан китте, әмма якты истәлеге калды. Иршат Мөхетдинов үзеннән соң бик күп изге эшләр калдырды. Ул сәламәтлек саклау өлкәсе өчен эшләде һәм аның исеме безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр”, - диде ул.
Иршат Мөхетдиновның хатыны Римма Андреевна бүген иренә һәйкәл куярга ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде. “Минем ирем яхшы һәм акыллы кеше. Аны дуслары һәм хезмәттәшләре шуның өчен яраттылар һәм хөрмәт иттеләр”, - диде ул.
Римма Андреевна бөтен гомерен медицина белән бәйләгән. Ул 40 ел дәвамында Ленин санитария-эпидемиология станциясендә санитар табиб булып хезмәт куйган. Аларның балалары да әти-әнисе юлыннан киткән.
Һәйкәл кую өчен акча ТР Сәламәтлек саклау ветераннар советы инициативасы белән республиканың медицина җәмәгатьчелеге тарафыннан җыелган.
Иршат Закир улы Мөхетдинов 80 нче яшендә озакка сузылган каты авырудан соң якты дөнья белән хушлашкан.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100