news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Татар утарындагы "Шәрык клубы" Резеда Ахиярова белән иҗади очрашуга чакыра

Программада музыкаль сәхнә әсәрләре, инструменталь, вокаль әсәрләр, шигырьләр яңгыраячак.

 (Казан, 17 декабрь, "Татар-информ") 19 декабрьдә Казанның Иске Татар бистәсендәге "Татар утары"нда даими уздырылып килүче “Шәрык клубы”ның чираттагы кунагы Татарстанның халык артисткасы Резеда Ахиярова булачак. Кичәне "Иске Татар бистәсен үстерү һәм Кабан күлен төзекләндерү" фонды оештыра, дип хәбәр итәләр "Татар утары"ннан.

Татарстанның Г.Тукай премиясе лауреаты, танылган җырлар авторы, операларга көйләр иҗат иткән композитор белән очрашуга танылган рәссамнар, шагыйрьләр, театр әһелләре, артистлар да чакырылган.

Кичә 18.00 сәгатьтә башлана. Программада музыкаль сәхнә әсәрләре, инструменталь, вокаль әсәрләр, шигырьләр яңгыраячак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot