news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның татар шәхесләре белән бәйле өч музеенда реконструкция эшләре башланды

Болар – инде 2016 елдан ук төзекләндерү эшләре башланган Габдулла Тукай музее, Салих Сәйдәшев музее һәм Шәриф Камал музей-йорты.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанның татар шәхесләре белән бәйле өч музее реконструкциягә ябылган. Болар – инде 2016 елдан ук төзекләндерү эшләре башланган Габдулла Тукай музее, Салих Сәйдәшев музее һәм Шәриф Камал музей-йорты. Әлеге мәгълүматның дөреслеген "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының музей эшләрен үстерү бүлеге мөдире Дамир Натфуллин раслады.

Габдулла Тукай һәм Салих Сәйдәшев музее экспонатлары Татарстан Республикасы Милли музеена күчерелгән. Экспозицияләр җыелган хәлдә саклана.

Мәгълүмат өчен, 2015-2016 елларда Казанда дүрт музей реконструкциядән соң ачылды. Болар - В.И.Ульянов-Ленин музей-йорты, Л.Н.Толстой музее, Е.А.Боратынский музее һәм А.М.Горький әдәби-мемориаль музее.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100