news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның татар гимназиясендә Бишбалта бистәсенең 300 еллыгына багышланган музей ачылды

Гимназия бинасы 1867 елда төзелгән һәм мәдәни мирас объекты булып тора.

(Казан, 23 ноябрь «Татар-информ»). Казаннның Киров районындагы 15 нче татар гимназиясендә технология кабинетын яңарттылар һәм Бишбалта бистәсенең 300 еллыгына музей ачтылар. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гимназия бинасы 1867 елда төзелгән һәм мәдәни мирас объекты булып тора. Узган елның августында Казан мэры гимназиядә инспекция белән булган. Биредә 1,5 ел дәвамында капиталь ремонт барган. Ремонт барышында түбәне алыштырганнар, нигезен ныгытканнар, подвалны ремонтлаганнар.

Технология бүлмәсе урнашкан күрше бинада ремонт булмаган. Быел ремонт эшләре иганәчеләр ярдәме белән үткәрелгән. Яңартылган бинага яңа җиһазлар урнаштырганнар.

Мәктәп музее татар йорты сыман итеп ясалган. Биредә татар халык көнкүреше әйберләрен, шулай ук Бишбалта бистәсе тарихын өйрәнергә мөмкин. Экспонатларны берничә ел дәвамында җыйганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100