news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның татар бистәләре турында сөйләшү JADIDFEST фестивале лекториенда дәвам итәчәк

Спикерлар – төбәкне өйрәнүче галимнәр Сергей Саначин, Илдар Шәфыйков, Айрат Фәйзрахманов.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). 25 декабрь көнне Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган JADIDFEST фестивалендә 12:30-14:00 сәгатьләрдә  Казанның татар бистәләренә багышланган лекторий булачак.  Чара “Смена” яңа мәдәният үзәгенең икенче катында үтәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат үзәге хәбәр итә.

25 декабрь көнне “Смена” яңа мәдәният үзәгенең икенче катында 12.30-14.00 сәгатьләрдә Казанның татар бистәләре тарихына багышланган лекторийда 3 чыгыш каралган.

12:30-13:00 сәгатьләрдә “Казанда татар бистәләрнең барлыкка килүе һәм формалашуы” темасына беренче булып,Татарстанның атказанган архитекторы, төбәк өйрәнүче Сергей Саначин сөйләячәк.

13:00-13:30 сәгатьләрдә “Иске татар бистәләренең көндәлек тарихы” темасы белән аның сүзен КФУның Татарстан тарихы, археология һәм этнология кафедрасы ассистенты Илдар Шәфыйков дәвам итәчәк.

Лекторийны 13:30-14:00 сәгатьләрдә “Бишбалта бистәсе турында онытылган 5 факт” темасы белән тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов тәмамлаячак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100