news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның татар атамалы 3 урамы барлыкка килде

Моңарчы алар номерлап кына йөртелгән

  (Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәре Думасының XXXVI сессиясендә депутатлар республика башкаласының “Царицинский Посад” дип аталган коттедж бистәсендә яңа формалашкан 3 урамга исем-атама бирү мәсьәләсен карады.

Гамәлдәге 131нче федераль Закон һәм муниципалитет Уставы таләпләренә туры китереп, моңарчы номерлап йөртелгән урамнарга татарча (ягъни аларның русчага тәрҗемәсе булмаячак) атамалар бирү хупланды: Баллы, Иминлек, Ямьле (тирә-яктагы урамнар да шуңа охшаш исемле: Сафлык, Тормыш, Бәхетле, Алматау, Наратбаш һ.б., анда яшәүчеләрнең 70 проценты - татар).

Алга таба аларны Казан урамнары исеме реестрына кертү, адрес атрибутикалары куйдыру эшләре башкарылачак. Шуңа шәһәр Башкарма комитетына 1 ай вакыт бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100