Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның тарихи үзәгендә күпкатлы йорт яна
Янгын Гоголь урамындагы күпкатлы йортның уналты һәм унҗиденче катлары арасында чыккан.
(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). Казанның тарихи үзәгендә күпкатлы йорт яна. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичке сәгать 5ләр тирәсендә 112 ашыгыч хезмәте номерына янгын шаһиты шалтыраткан. Ул Гоголь урамындагы йортларның берсенең фасады януын хәбәр иткән.
Янгын чыккан урынга 1, 2 һәм 6 нчы янгын-сүндерү часте хезмәткәрләре чыккан. Ачыкланганча, Гоголь урамындагы күпкатлы йортның уналты һәм унҗиденче катлары арасында вентиляция фасады җылыткычы яна башлаган.
Хәзерге вакытта янгын-коткару сүндерү часте хезмәткәрләре янгын чыганагын табар өчен фасад конструкциясен сүтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз