Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның тарихи өлешендә беренче «Акыллы багана» урнаштырылды
Рөстәм Миңнеханов мондый яңалыкны кертү идеясен хуплады һәм мондый баганаларны бөтен республика буенча урнаштырырга кушты.
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның тарихи өлешендә шушы көннәрдә беренче «Акыллы багана» урнаштырылды. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.
Урамны яктырта, Wi-Fi тарата һәм 4G стандартындагы элемтәне саклый торган «Акыллы багана» «Казан» гаилә үзәге янында урнаштырылган иде. Әлеге эшләнмә югары төгәллек камералары белән җиһазландырылган, алар төшерелгән фото- һәм видеоматериалларны хокук саклау органнарына трансляцияли.
Мондый багананы шулай ук шәһәр кунакларына республика башкаласының истәлекле урыннары буенча юл күрсәткечен алмаштыручы интерактив монитор һәм гражданнарга тавыш белән хәбәр итү системасы белән җиһазландырдылар.
«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Schreder немец компаниясенең «Акыллы багана» (аның бәясе 500 мең сум) эшләнмәсен тәкъдим иттеләр. Чыганак мәгълүматлары буенча, республика җитәкчесе мондый баганаларны бөтен Татарстан буенча урнаштырырга боерган.
фото: tatarstan.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз