news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның тарихи җирлеген үстерү проекты сентябрьдә төгәлләнәчәк

Августта концепцияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәяләячәк.

Казанның тарихи җирлеген үстерү проекты сентябрьдә төгәлләнәчәк
Салават Камалетдинов/архив

 (Казан, 3 август, «Татар-информ»). Агымдагы елның сентябрендә Казанның тарихи үзәген үстерү концепциясенең финал варианты тәкъдим ителәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина хәбәр итте. 

«Өченче этап кысаларында Казан шәһәре тарихи җирлегенең киңлек үсешенең ахыргы моделе формалаша. Эшләрне төгәлләү якынча 2020 елның сентябрь башына планлаштырылган», - диде Төхвәтуллина.

Агымдагы елның июнендә яшел каркас һәм транспорт-җәяүлеләр схемасын эшләп бетерүнең икенче этабы материалларын Казан мэры Илсур Метшинга күрсәттеләр. Җәйнең соңгы аенда эшче төркем проектны Рөстәм Миңнехановка тәкъдим итәчәк. 

Татарстан башкаласының үзәген үстерү концепциясе башкарма хакимият органнары өчен дә, проектлаучы-төзүчеләр өчен дә эш документы булачак. Концепциянең кайбер нормалары шәһәр үзәгендә активлыкны арттыруга, аның тарихи йөзен мәҗбүри саклаганда инвестицияләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

«Бу тарихи мохитне яшелләндерү һәм парковкалар булдыру максатларында кайбер преференцияләр бирә торган стимуллаштыручы нормалар», - диде спикер.

news_right_1
news_right_2
news_bot