news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның тарихи Бишбалта бистәсен үстерү программасы кабул ителәчәк

Татарстан хакимияте 30 миллиард сумга бәяләнгән проектны тормышка ашыру өчен акчаларның бер өлешен федераль программа буенча да алырга өметләнә.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). 2016 ел ахырына кадәр якындагы өч елга Казанның Бишбалта бистәсен үстерү буенча комплекслы чаралар мастер-планы расланачак. Бу хакта Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова журналистлар белән очрашуда белдерде.

Бишбалтаның 2018 елда билгеләп үтеләчәк 300 еллыгына музей комплексы төзү беренчел бурыч булып тора.

"Узган ел музей проектына 5 миллион сум бүлеп бирелгән иде. 1 миллион сумга музей концепциясе ясалды, 4 миллионга проект-смета документларын ясау планлаштырылган. Бишбалта бистәсе территориясен үстерү программасы кабул ителгәч, федераль хакимият алдында проектны якларга кирәк булачак. Ел ахырына кадәр планны раслап, 2017 елның икенче яртысында федераль адреслы программага эләгергә өметләнәбез, бу музей төзелеше өчен акчаның бер өлешен Россия бюджетыннан алу өчен мөһим", – дип сөйләде Олеся Балтусова.

Аның сүзләренчә, Бишбалта бистәсен яңадан торгызу өчен 30 миллиард сум чамасы акча таләп ителергә мөмкин. Быел Бишбалта буасын чистартуга федераль бюджеттан 250 миллион сум юнәлдерелгән, Татарстан бюджетыннан – 38 миллион сум.

"Әгәр анда инициативалы халыкны җәлеп итмәсәк, бу территория беркайчан да җанланып китмәячәк. Хәзер Бишбалта бистәсендә 10 мең чамасы кеше яши, 10 елдан безнең концепция буенча анда 18 мең кеше яшәргә тиеш. Бирегә кешеләрне җәлеп итү өчен яхшы мәктәпләр, балалар бакчасы, инфраструктура төзү зарур. Минем күзаллаулар буенча, биредә торакның 20-30 проценты эконом класслы, 50-60 проценты – уртача уңайлыклар белән һәм 10-20 проценты элиталы торак булырга тиеш. SPEECH бюро мастер-планы исәпләүләре ни күрсәткәнен карарбыз", – дип бәян итте Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының шәһәр төзелеше һәм авыл торак урыннарын планлаштыру кафедрасы мөдире Александр Дембич.

Аның сүзләренчә, территорияне үстерү Бишбалта бистәсе халкы структурасын үзгәртәчәк: биредә пенсионерлар саны өч тапкыр күбрәк, ә балалар өч тапкыр азрак. Киләчәктә биредәге җир бәясе дә артачак.

"Торакларның минималь бәясе бер квадрат метр өчен 70 мең сумнан башланыр дип уйлыйм. Ләкин халыкка парковка, балалар бакчалары таләп ителәчәк, подрядчылар сыйфатлы торак төзү белән кызыксыначак", – Александр Дембич.

Якын киләчәктә бу тирәдә 297 миллион сумга 44 күпфатирлы йортны, 26 нчы китапханәне, 30, 226, 278 нчы балалар бакчаларын һәм 306 миллион сумга 57 мең кв. метр юлны һәм тротуарны капиталь ремонтлау, шулай ук 8 миллион сумга 1700 погонлы метрга сузылган яңа яктырткычлар кую көтелә, дип белдерде Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы урынбасары Петр Королев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100