news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның танылган телетапшырулар алып баручысы кызының үлем сәбәпләре белдерелде

Кызның үлеменнән соң куелган диагноз ата-ананы аптырашта калдырган

  (Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Ләйсән Абдуллина). 5 августта Казанда үз өендә үлгән 18 яшьлек Валериянең ата-анасы судмедэкспертиза нәтиҗәләрен алды. 5 битлек нәтиҗәгә караганда, кыз кискен тын юллары инфекциясеннән һәм кан бозылудан үлгән.
Валериянең әнисе, Казанның танылган телетапшырулар алып баручысы Светлана Спиринаның сүзләренә караганда, үлгәннән соң куелган диагноз аны шаккаттырган. “Без пневмониянең катлаулы формасы, менингококк, кан рагы һ.б. дип уйладык, ягъни сирәк, авыр ачыклана торган авыру. Ә кискен тын юллары инфекциясе һәм кан бозылу турында ишеткәч аптырап калдык, - дип сөйләде Светлана “Татар-информ” МА на. – XXI гасырда гадәти салкын тиюдән үләргә мөмкин булу турында башыбызга да килмәде”.
Искәртеп узабыз, кыз медицина ярдәме сорап 4 нче августта 10 нчы шәһәр поликлинкасының түләүле кабинетында кабул итүче терапевтка мөрәҗәгать иткән, әмма ул берничә көн элек үк авырган булган. Кызны озата барган әнисе сүзләренә караганда, табиб кабыргаара невралгия һәм инфекция калган булуын белдергән, әмма нинди икенлеген әйтергә кыенсынган. Бу вакытта кызның хәле начар булган, көчкә атлап йөргән. “Анализлар бирергә һәм ренгентка төшәргә бернинди дә күрсәтмә бирелмәде. 30 еллык стажы булган табиб кыз сәламәт, хәле авыр булуын арттырып әйтә, дип өйгә кайтарып җибәрде”, - дип искә төшерә Светлана. Нәтиҗәдә, 5 август төнендә кыз йокларга яткан һәм уянмаган.
Кызны дүшәмбе көнне кабул иткән сырхауханә терапевты фаҗигадән соң эшеннән читләштерелгән.
“Татар-информ” МА на Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, кызның үлеме буенча РФ ҖК 109 маддәсе 2 бүлеге (“Һөнәри вазыйфаларын тиешле дәрәҗәдә башкармау нәтиҗәсендә үлемгә китерү”) буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү кысаларында беренче судмедэкспертизасыннан соң икенче – комиссия суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Ул 15 сентябрьдә башланды.
Кайгыга баткан ана икенче экспертиза нәтиҗәләре буенча табибның үз эшенә салкын каравымы, терапевт мөмкин булган чараларын үткәргәнме һәм бердәнбер кызын коткарып калу мөмкин идеме кебек үзен борчыган сорауларга җавап табарга тели.

(Фотосурәт Спириннарның шәхси архивыннан).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100